«Астра» тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Спас ярминкәсендә катнашканнар

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге XV Бөтенроссия Спас ярминкәсендә катнашкан.

Ярминкәдә агач эшләнмәләре, эпоксид сумала, тасмалар белән чигү, полимер балчыктан декорацияләнгән савыт-саба, текстиль интерьер курчаклары, бәйләгән уенчыклар һәм башкалар тәкъдим ителде. Хезмәт буенча инструкторлар фоамираннан кыстыргычлар һәм текстиль уенчыклар ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр. Моннан тыш, ярминкә кунаклары кулдан эшләнгән уникаль товарларны да күрделәр.

Барлык эшләнмәләр дә педагоглар Елена Белова, Алинә Софронова һәм Зөһрә Ишкиняева җитәкчелегендә тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр тарафыннан әзерләнгән иде.

Спас ярминкәсендә катнашу «Астра» үзәге коллективы өчен онытылмаслык тәҗрибә булды, дип билгеләп үттеләр учреждение белгечләре. Мондый чаралар үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International