Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре карамактагылар өчен «Хәзинәләр эзләгәндә» дигән күңел ачу чарасы оештырганнар.
Тик пиратлар белән бер командага эләгү өчен, балалар үзләре пиратка әверелергә тиеш иде. Пиратлар балаларны зирәклеккә, игътибарлыкка сынады һәм, балаларның кыю, җитез һәм акыллы булуына инанып, пиратларга багышлады.
Багышлаудан соң барысы бергә хәзинә эзләргә киттеләр.
Тәрбияләнүчеләр ун иң авыр сынауны уздылар. Һәр биремнән соң алар «карамба» дип кычкырдылар. Балалар сынауларны җиңел үтәделәр, карточканы кисәкләр буенча җыйдылар һәм хәзинә утравына барып җиттеләр, анда алар хәзинә таптылар.
Үзәкнең музыкаль җитәкчесе Ләйсән Галиева сүзләренә караганда, уен бик җылы атмосферада үтте. Мавыктыргыч уенда катнашучыларның барысы да бик яхшы күтәренке кәеф алдылар.