«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Витамин өйләр» дигән танып-белү дәресе уздырылды

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Бүген Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Витамин өйләр» дигән танып-белү дәресе узган.

Дәрес барышында балалар А, В, С витаминнары турында белемнәрен ныгыттылар, аларның нинди продуктларда булуын һәм кеше организмында нинди роль уйнавын белделәр.

Дәрес вакытында үзәк карамагындагылар «витамин өйләр» белән эшләделәр, аларда азык-төлек карточкалары һәм муляжлары урнаштырдылар, яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең төрлелеге, аларның сәламәтлек өчен файдасы турында күзаллаулар формалаштырдылар, җиләк-җимеш һәм яшелчә салатлары ясарга өйрәнделәр, витаминнар турында табышмаклар чиштеләр, «Тәмне һәм исне билгелә» уенында, шулай ук «Кем күбрәк витаминнар җыя» эстафетасында катнаштылар.

Мондый дәресләр дөрес туклану турында белемнәрне баетуга, балаларда кеше сәламәтлеге өчен витаминнар файдасы турында нәтиҗә ясый белүгә, игътибарлык, фикерләү һәм карашны үстерүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International