Аралашу күнекмәләрен формалаштыру һәм баланың шәхесен адекват бәяләү буенча «Җилкән» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Евгения Бочкарева балигъ булмаганнар өчен «Минем дәгъваларым» дигән темага тренинг уздырган.
Дәрес үз-үзеңне ачу процессын тирәнәйтүгә, комачаулый торган психологик киртәләрне җиңә белүгә юнәлдерелгән иде.
Тренинг теоретик өлештән башланды. Психолог балалар белән берлектә түбәндәге сорауларга җавап бирделәр: күңелсезлекләрдән, низаглардан һәм үпкәләрдән качарга мөмкинме? Аларны нәрсә тудыра? Ничек алар белән көрәшергә өйрәнергә? Ничек зирәк, әдәпле һәм күңелле булырга?
Практик өлештә тренингта катнашучылар «Әйләнә-тирәдәгеләргә претензияләр исемлеге» таблицасын тутырдылар.
Дәрес ахырында кешеләрнең җитешсезлекләренә даими игътибар биреп, яшәргә ярамый дигән нәтиҗә ясалды.