«Веста»да «Үпкәсез яшәргә» өйрәтәләр

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Туган кешеләр» клубында «Үпкәсез тормыш» дигән темага дәрес үткәрде.

Чара социаль хезмәт алучылар белән төрле мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен үткәрелде.

«Үпкә», «Бу минеке түгел», «Шатлык касәсе», шулай ук клуб әгъзалары катнашкан «Күп катлы йорт» күнегүләре аларга үз-үзләрен тотышын бәяләргә һәм кирәкле вакытта конфликттан чыгу өчен дөрес сүзләр табарга мөмкинлек бирде.

Көчле хис-кичерешләр ирек бирмәс өчен һәм хәлне тәнкыйди ноктага җиткермәс өчен, психолог киләчәктә конфликтология мәсьәләләрендә компетентлык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән берничә дәрес планлаштырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International