«Татарстан Республикасы КБО йөзләре»: аларны белергә кирәк!

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

ТР Хөкүмәте грантына тормышка ашырыла торган «Татарстан Республикасы коммерциячел булмаган оешмалары йөзләре» проекты кысаларында республиканың коммерциячел булмаган сектор лидерларына багышланган җыентык эшләнде.

Җыентыкны булдыру өстендә «Инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге» АКБО эшләде.

Әлеге җыентыкка кергән тарихлар социаль проблемаларны хәл итү буенча коммерциячел булмаган оешмалар лидерларының эшен күрсәтә. Ә җыентыкның кайбер геройлары социаль эшмәкәрләр дә булып тора.

«Бу тарихлар бүген дөньяны яхшы якка үзгәртә торган кешеләр турында», – дип билгеләп үтә җыентык авторлары.

Моннан тыш, әлеге җыентык – яшь волонтерлар, активистлар, социаль эшкуарлар, коммерциячел булмаган оешмалар хезмәткәрләре, студентлар, шулай ук социаль өлкә белән кызыксынучылар өчен менә дигән мотиватор.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International