Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елын бәйрәм итү кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Инна Нурмиева «Халык авыз иҗаты» дигән чара үткәрде.
Башта балалар халык иҗаты жанрлары белән таныштылар, такмаклар һәм мәзәкләр тыңладылар, бишек җырлары яңгыравын ишеттеләр, мәкальләр искә төшерделәр.
Соңыннан тәрбияләнүчеләр табышмакларга җавап эзләделәр һәм тизәйткечләр кабатладылар. Дәрес ахырында тәрбияләнүчеләрнең берсе әкиятче әби ролендә балаларга «Йомры икмәк» рус халык әкиятен сөйләде.
Үзәк хезмәткәрләре мондый дәресләр балаларны халык авыз иҗаты жанрлары белән таныштыра, рус халкының мәдәни мирасы белән кызыксындыра, балаларның сүзлек запасын баета һәм алар арасында дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияли, дип ышаналар.