Спас ярминкәсендә «Умырзая»

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Алабугада узган XV Бөтенроссия Спас ярминкәсендә катнашканнар.

Бөтен Россиягә танылган ярминкә үзәк карамагындагылар өчен яңа белемнәр чыганагы булып тора, күңелле хатирәләр һәм якты тәэсирләр калдыра.

Быел «Умырзая» үзәге үз карамагындагыларның иҗади эшләрен алып килгән һәм ярминкәгә килгән кунакларны инвалид балалар ясаган декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре белән сөендергән. Ярминкәдә текстиль техникасында эшләнмәләр, картиналар, агач һәм тукыма эшләнмәләре тәкъдим ителде.

Спас ярминкәсе 5-7 август көннәрендә Алабуга шәһәренең тарихи өлешендә узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International