«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә экология буенча дәрес үткәрделәр

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Яшь буынга экологик тәрбия бирү кысаларында Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә табигать дөньясы турында дәрес үткәрелде.

Дәреснең темасы турында балалар барлык тематик табышмакларга да дөрес җавап биргәннән соң белделәр. Балаларга синоптикларның кем булуы, һава торышындагы үзгәрешләр турында, мәсәлән, хайваннар һәм үсемлекләрнең үз-үзләрен тотышында үзгәрешләр аша белергә мөмкин булуы турында сөйләделәр.

Дәрес рәсемнәр белән үрелеп барды, ә ахырда хайваннар турында видеофильм күрсәтелде.

Әңгәмә формасында дәрес социаль хезмәт алучылар арасында зур кызыксыну уятты. Мәгълүмати чараларны үткәрүнең мондый формасы табигатькә карата танып-белү кызыксынучанлыгын үстерә, әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрне баета һәм үзәк карамагындагыларның күзәтүчәнлеген һәм игътибарлыгын үстерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International