«Аеклык ноктасы» үз эшен дәвам итә

2022 елның 5 августы, җомга

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Аеклык ноктасы» проекты кысаларында дәресләр дәвам итә. Шулай итеп, кичә үзәк психологы Наталья Емельянова шәхси үсешне гармонияләштерүгә багышланган «Минем дөнья – күңел көзгесе» дигән дәрес үткәрде.

Дәрес барышында катнашучылар «Антиквариат кибете», «Мандала», «Бәйләүче җеп» күнегүләрен, «Урман аланы» дигән реклаксация үткәрделәр. Бу биремнәр тынычланырга, эчке киеркелекне бетерергә мөмкинлек бирде. Тискәре эмоцияләргә бәйле булмас өчен һәм җыелган эчке киеренкелекне мөстәкыйль рәвештә төшерер өчен психолог барлык кешеләргә «Шифалы тавышлар» дигән белешмәлек таратты.

Ахырда күбесе күнегүләрнең нерв системасы өчен бик файдалы булуын таныды. Клубта катнашучылар яхшы ял иттеләр һәм киләсе көн өчен уңай энергия тупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International