Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы «Гөмбәләр белән агуланганда беренче ярдәм» дигән темага профилактик дәрес уздырган.
Балалар гөмбә белән агуланганда, беренче чиратта, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәклеген белделәр. Табиблар килгәнче зыян күргән кешегә ашказанын юдырырга кирәк. Ашказаны юдырганнан соң шулай ук кара күмер дә бирергә мөмкин.
Балаларга гөмбә белән агулану – организм өчен бик куркыныч, дип аңлаттылар. Шуңа күрә гөмбә ашаганда сак булырга кирәк.