Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Һава-десант гаскәрләре көненә багышланган хәрби-патриотик чара узган.
Үзәккә «Барс» яшьләр үзәгенең «Яшь десантчы» яшьләр-яшүсмерләр клубы әгъзалары килде.
Клубта тәрбияләнүчеләр һава-десант хезмәте инструкторлары белән берлектә кул сугышы элементларын, Калашников автоматын җыю-сүтү, противогаз кию тәртибен күрсәттеләр.
Үзәк карамагындагылар, үз чиратында, кунакларга кызыклы программа өчен рәхмәт белдерделәр. Ә үзәктә тәрбияләнүче Азалия Яфясова алар өчен татар һәм рус телләрендә җырлар башкарды.
Соңыннан барысы да рәхәтләнеп истәлеккә фотога төштеләр.