«Веста»да киртәләрне җиңәргә өйрәтәләр

2022 елның 5 августы, җомга

Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова «Аралашуда барьерлар» дигән төркемле дәрес үткәрде.

«Әйләнә-тирә кешеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек» программасы кысаларында тормышка ашырылган чара балигъ булмаган балалар арасында аралашуда киртәләрне җиңү күнекмәләрен үстерү максатыннан үткәрелде.

Дәрес башында белгеч катнашучыларны киң таралган һәм типик хаталар белән таныштырды.

Аннан соң балалар аралашуда киртәләрне җиңү кагыйдәләре турында белделәр: иң беренче чиратта абруй казанырга, үз-үзеңә ышаныч хисе булдырырга, һәр адекват булмаган гамәл артында кешенең психологик үзенчәлекләрен яки проблемаларын күрергә өйрәнергә кирәк. Шуңа күрә аралашуны конфликтсыз итә белергә кирәк.

Алга таба балаларга командада, бер-берсе белән сөйләшә белүгә һәм конфликтлы ситуацияләрдән китүгә уен күнегүләре ясарга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International