«Веста» үзәгендә «Мин» башка кешеләр арасында» дигән дәрес узды

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Мин» башка кешеләр арасында» дигән дәрес узды.

Дәрес балигъ булмаганнар белән рәхимсез мөгамәләне кисәтү кысаларында узды.

Дәрес барышында катнашучылар үз-үзләренә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата мәхәббәт турында кечкенә шигырьләр тыңлаганнан соң тренинг күнегүләрен үтәделәр.

Мәсәлән, алар үзләренең начар гадәтләрен һәм тискәре сыйфатларын аңлау максаты белән карикатура ясадылар.

Моннан тыш, үзәк карамагындагылар «Төрле-төрле явызлык» дигән биремне үтәделәр. Аңда уңай сыйфатларны активлаштыру өчен балалар «Алмаштыру» биремен үтәделәр: психолог зарарлы гадәтне атады, ә катнашучылар уңай сыйфатларны яздылар.

Шулай ук кечкенә генә аутотренинг үткәрелде. Балалар күзләрен йомып, психолог артыннан кабатладылар: «Мин яхшы булам. Мин бәхетле булам. Мин матур булам».

Чара җәйге лагерьда балигъ булмаганнар арасында агрессиянең төрле формаларын кисәтү максаты белән үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International