Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар даими рәвештә «Метеор» спорт сәламәтләндерү комплексына баралар.
Бассейнда дәресләр балаларга сизелерлек файда китерә. Балалар бик теләп йөзү дәресләренә йөриләр. Приютта тәрбияләнүчеләр суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлыйлар, сулышны тоткарларга, координацияне һәм балансны камилләштерергә өйрәнәләр, үз-үзләренә ышаныч тәрбиялиләр.
Йөзү баланы мөстәкыйльлеккә өйрәтә, үз-үзеңә бәя бирүне арттыра, мускулатураны һәм мускул корсетын, иммунитетны ныгыта.