Арчаның «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар «Ак таяк» Халыкара фестивале дипломантлары булган

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Чистяков Николай һәм Шакирова Айгөл «Ак таяк» XII Халыкара фестивалендә катнашучылар дипломнарын алдылар.

Конкурска вокал сәнгате өлкәсендә иҗади сәләтләре булган 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге сукыр һәм начар күрүче балалар чакырылган иде.

Конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашу балаларның мәнфәгатьләрен һәм сәләтләрен ачарга булыша, аларның социаль үсешенә ярдәм итә. Ә конкурсларда катнашу нәтиҗәсендә җиңүләр яки җиңелүләр тәҗрибәсе балаларның киләчәк тормышы өчен бик мөһим. Баланың үз мөмкинлекләре турында күзаллавы формалаша, ул үз-үзен җәмгыятьтә раслый, шәхес буларак үсә.

Моннан тыш, үзәк белгечләре төрле чараларда актив катнашу мөмкинлекләре чикле балаларның эмоциональ тормышын баета, иҗат процессын ача һәм мәдәният формалаштыруга ярдәм итә, дип ышаналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International