Бүген Чистайның психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортында өстәл спорт уеннары буенча ярышлар оештырылды.
Ярышларда катнашучылар, ә алар Чистай «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, шәһәрнең инвалидлар җәмгыяте, кабул итүче як, «Джакколо», «Кульбуто», «Корнхолл» уеннарында көч сынаштылар.
Ярышлар җылы, дустанә шартларда узды. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр алдылар.
Чара «Чиксез мөмкинлекләр утравы» проекты кысаларында узды.
Адаптив өстәл спорт уеннары – сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында тернәкләндерү һәм ял итү эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе, дип ышандыралар белгечләр.