Бүген Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Асфальтта балачак» дигән арт-терапия буенча мастер-класс узды.
Кулларның вак моторикасын һәм образлы фикерләүне үстерүгә юнәлдерелгән чара «Здравушка» территориясендә оештырылган иҗади конкурска әверелде.
Конкурста һәр катнашучы рәсем темасын ирекле сайлап алды һәм аны мөмкин кадәр күбрәк вак детальләрне сурәтләп, тормышка ашырырга тырышты.
Балалар әти-әниләре белән бергә, гади образлардан катлаулырак әйберләргә күчеп, картиналар уйлап таптылар.
Арт-терапия сеансы нәтиҗәләре буенча балаларда бик матур картиналар барлыкка килде.