Яшел Үзәндә урнашкан «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә коррекция дәресләрендә инновацион технология – программа белән тәэмин ителгән дивар интерактив панелен кулланалар.
Бүген балаларны компьютер техникасыннан башка күз алдына китерү кыен: ноутбук, компьютер, планшет ярдәмендә алар күңел ачалар, укыйлар, үсәләр. Техника һәм технологияләр социаль учреждениеләр тормышына да актив керә башлады.
Мәсәлән, «Ышаныч» тернәкләндерү үзәге белгечләре тарафыннан программалар белән тәэмин ителгән дивар панельләре актив кулланыла: мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен «РАСкройся Миру» программасы, аутистик спектры бозылышлары булган балалар өчен «Логострана» программасы, коррекцион логопедия дәресләрен үткәрү өчен «Звукареку» программасы.
«Мондый программалар белән теләсә нинди дәресләр мавыктыргыч уенга әверелә. Экранда әкият геройлары, төрле көнкүреш әйберләре, саннар, хәрефләр җанлана. Уеннар баланың интеллектын, күрү-хәрәкәт координациясен һәм «күзләр-кул» рефлексын үстерә», – дип ассызыклады үзәк белгечләре.
Мондый инновацион җиһазларны куллану баланың һәрьяклап үсешен тәэмин итәргә һәм сенсор, коммуникатив компетенцияләр формалаштыру өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.