Алабугада «Үз-үзең булып калу» проекты эшләп килә

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында физик һәм психологик тернәкләндерү буенча «Үз-үзең булып калу» проекты кысаларында инсульттан һәм төрле җәрәхәтләрдән соң өлкән яшьтәге кешеләрне торгызу белән шөгыльләнәләр.

Тенәкләндерү буенча дәресләр махсус җиһазландырылган бүлмәдә үткәрелә. Алар өлкән яшьтәге кешеләрнең мөстәкыйль һәм актив тормыш алып бару сәләтен максималь дәрәҗәдә тернәкләндерүгә һәм торгызуга юнәлдерелгән.

Мәсәлән, социаль эш буенча белгеч Фәридә Гайнетдинова Павел Мартюхин белән көн саен тернәкләндерү дәресләре үткәрә.

Социаль хезмәткәр Лилия Васылова Юрий Бабкин белән эшли.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы Светлана Исмәгыйлева көн саен Геннадий Щукин белән дәресләр үткәрә.

Социаль тернәкләндерү белгечләре Регина Афанасьева һәм Әлфия Гыйльметдинова аяк-кулларның хәрәкәт активлыгын арттыру буенча Николай Строителев һәм Марат Әюпов белән сөйләм күнекмәләрен торгызу буенча дәресләр үткәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International