«Ышаныч» үзәгендә «Йомры икмәк»не күрсәттеләр

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә рус халык әкияте мотивлары буенча «Йомры икмәк» дигән театральләштерелгән тамаша булып узды.

«Ышаныч» үзәге карамагындагы балалар әкият хайваннарын рольләр буенча уйнадылар.

Спектакльне әзерләү барышында балалар курчаклар белән эшләргә, персонажларның гамәлләрен имитацияләргә, мимика, поза, ишарә, хәрәкәт белән эмоциональ халәтне күрсәтергә өйрәнделәр, педагоглар белән бергә театральләштерелгән эшчәнлектә бергәләп катнашу аша сөйләмнең диалогик формасын һәм иҗади сәләтне үстерделәр.

«Ышаныч» үзәге хезмәткәрләре балаларның театральләштерелгән эшчәнлек белән мавыгуы бик мөһим, дип уйлый, чөнки әсәрләрнең геройларына эмпатия барлыкка килә, балаларның сәнгать әсәрләренә (әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр һ.б.) кызыксыну формалаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International