Алексеевскида социаль приютта тәрбияләнүчеләргә наркотикларның зыяны турында сөйләделәр

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәп яшендәге балалар белән мәгълүмати-танып-белү дәресе узды.

Приют тәрбиячеләре билгеләгән төп бурыч наркотик чараларның зыяны турында мәгълүмат бирү булды. Балалар «Мин наркотиклар турында нәрсә беләм һәм нәрсә белмим» анкетасының сорауларына җавап бирделәр.

Балалар өчен дәрес танып-белү чарасы булды, алар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар, дип ышана приют тәрбиячеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International