«Яңарыш» үзәгендә танып-белү чарасы узган

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

ТР Бөгелмә муниципаль районындагы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үзәк карамагындагылар өчен Халыкара дуслык көненә багышланган «Бөтен җир кешеләре дус» дигән танып-белү-уен чарасы үткәрелде.

Әлеге чара «Россиядә яшәүче төрле милләт кешеләре белән аралашу, дуслык һәм бердәмлек тәрбияләү, шулай ук балаларда толерантлык, башка милли мәдәниятләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү өчен оештырылды», – дип билгеләп үтте социаль эш буенча белгеч Алена Лихачева.

Чара кысаларында балаларга һәр кеше тормышында бер-береңнең мөһимлеген ассызыклау өчен Халыкара дуслык көне оештырылуы турында сөйләделәр.

Реабилитантлар очрашу барышында табышмакларга җавап бирделәр, дуслык турында мәкальләр искә төшерделәр. Алар Россиянең төрле халыкларының уен мәдәнияте белән дә таныштылар, берничә милли уеннар уйнадылар: «Ыргыту уены» татар уенын, «Кәккүк» рус әйлән-бәйләне, «Шпень» белорус һәм «Хурэг адуун» бурят халык уенын уйнадылар.

Чара ахырында балалар тематик интернациональ коллаж әзерләделәр һәм бердәм фикергә килделәр: кешеләр арасында иң мөһиме – үзара ярдәмләшү, аңлашу һәм дуслык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International