«Астра» үз һөнәрен табарга ярдәм итә

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә машина белән чигүгә өйрәтү буенча дәресләр уза.

Балаларны чигү машинасында эшләргә хезмәт буенча инструктор Зөһрә Ишкиняева укыта, гамәли дәресләр INNOVIS М 230 чигү машинасын кулланып уза, аны үзәк «Лукойл» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы кысаларында сатып алган.

Педагог билгеләп үткәнчә, декоратив-гамәли сәнгать буларак чигү сәләтле балаларның иҗади омтылышларын баета, стандарт булмаган фикерләү сәләтен, иҗади индивидуальлеген, детальләрне күрә белү, чынбарлыкта яңалыкны һәм әкияти элементларны күзәтә белү сәләтен үстерә, сәнгать зәвыгын формалаштырырга ярдәм итә.

Бизәкләр ясау барышында балалар форма һәм төс белемнәрен ныгыталар, көндәлек тормышта кулланыла торган инструментлар белән эшләү күнекмәләрен алалар.

Моннан тыш, дәресләр барышында белгеч балаларга чигүче, кием дизайнеры һәм интерьер декораторы һөнәрләре турында күзаллау бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International