«Ялкын» социаль приютында тәрбияләнүчеләр парашютчы белән очраштылар

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Ел саен 26 июльдә Совет һәм Россия профессионаллары, парашют спортын яратучылар көне билгеләп үтелә. Бу датага багышлап ТР Бөгелмә муниципаль районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Безнең күк йолдызлары» дигән чара уздырылды. Чарада спорт мастерлыгына кандидат, парашют спорты буенча инструктор, парашюттан 600 тапкыр сикергән, Морковская В.Г. булып китте.

Балалар парашютның ничек ачылуын карадылар, асылма системаны үз җилкәләрендә сынап карадылар. Приют карамагындагылар кунакны һөнәри бәйрәме белән котладылар, үз куллары белән ясалган истәлекле бүләк тапшырдылар.

Әлеге чарада мәктәп яшендәге 17 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International