«Здравушка» үзәгендә тәрбияләнүчеләр һөнәрләр белән танышалар

2022 елның 29 июле, җомга

Бүген «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр эре челтәр кибетендә һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиядә булдылар.

Филиал администраторы һәм менеджеры белән бергә үзәк белгечләре балаларга зур супермаркет эшенең төп нечкәлекләрен күрсәттеләр. Балалар мерчандайзерларның, кассирларның һәм супервайзерларның һөнәри серләрен белделәр.

Балалар өчен товарларның киштәләрдә махсус кагыйдәләр буенча куелуы, һәр бүлекнең урнашуы очраклы рәвештә түгел, ә кулланучыларның психологиясен исәпкә алып сайлануы зур ачыш булды. Яшүсмерләргә импульсив ихтыяҗ булган товарлар – арзан массакүләм продуктлар турында сөйләделәр. Аларны залның керү һәм чыгу урынында, касса яны зонасында урнашалар.

Экскурсия барышында товарлар сатудан тыш, балалар челтәр кибетләре системасында булган һөнәрләр, шулай ук карьера үсеше перспективалары турында да белделәр. Һәркем эш процессын оештыруның кызыклы һәм үзенчәлекле нечкәлекләреннән һәм товарны җитештерүчедән алып киштәләргә кадәр илтүнең логистик чишелешләрдән зур тәэсир алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International