Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Дамира Гайнанова чираттагы медицина сәгате үткәрде.
«Бөҗәк сезне чаккан очракта нишләргә?» дигән темага дәрес барышында балалар умарта, төклетура һәм шөпшә тешләсә нинди куркыныч янаганын белделәр.
Дамира Гайнанова балаларга бөҗәкләр чакканда беренче ярдәм чаралары турында сөйләде, шулай ук бөҗәкләргә кискен аллергия реакцияләре булган кешеләргә һәрвакыт үз янында ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен дару йөртергә кирәклеген искәртте.
Балалар файдалы мәгълүматны игътибар белән тыңладылар һәм дәрестә актив катнаштылар, медицина хезмәткәре сорауларына җавап бирделәр.