Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре көн саен Монтессори методикасын кулланалар.
Белгечләр сүзләренә караганда, Монтессори методикасы максималь иреккә һәм балаларга индивидуаль якын килүгә нигезләнгән. Ул барлык мөстәкыйль рәвештә, өлкәннәр тарафыннан әлеге процесска төзәтмәләр кертмичә, максималь нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирә.
Индивидуаль эш 7-10 минут эчендә башкарыла. Процессның технологик һәм уйланылган булуы нәтиҗәсендә кечкенә реабилитантлар үз ритмында, сәләтләренә туры китереп үсә.
Мондый дәресләр балаларда координация, кулларның вак моторикасын үстерү, сенсор кабул итүне камилләштерү, гади көнкүреш күнекмәләрен үзләштерү, мөстәкыйльлеккә, игътибарлылыкка һәм тырышлыкка өйрәтүгә ярдәм итә.