«Веста» үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен чираттагы дәрес оештырылган

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Суниева «Сәламәтлек сукмагы» программасыннан «Хәрәкәт әлифбасы» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Анда мөмкинлекләре чикле 8 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес вестибуляр аппаратны үстерү буенча «Әйлән – ялгышма» уеныннан башланды. Балаларның бурычы – алып баручының командаларын йомык күз белән башкару: уңга яки сулга борылу, урында әйләнү, артка яки алга бер адым ясау. Әгәр башта балалар биремнәр үтәгәндә буталса, күп кенә кабатлаулардан соң алар хаталар ясамыйча күнегүләр ясарга өйрәнделәр.

Дәрес «Туп тапшыр» дигән сәламәтләндерү күнегүе белән дәвам итте. Балалар бер-берсенә туп бирделәр, бер катнашучы аны өстән, ә икенчесе астан биреп торды. Шуннан соң балалар урыныннары белән алмашты.

Белгеч сүзләренә караганда, аз хәрәкәтле уеннарда катнашучылар буыннарның сыгылмалыгын, хәрәкәтләрне координацияләүне һәм вестибуляр аппаратны яхшырттылар, вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрделәр, уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International