«Әни+сабый» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Байкова өч яшькә кадәрге балалар өчен «Маймыл һәм йомшаклар иле» дигән күргәзмәгә баруны оештырды.
Балалар әти-әниләре һәм экскурсовод белән бергә тропиклар дөньясына чумдылар, экзотик җан ияләрен карап, матур табигать турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр. Моннан тыш, балалар хайваннарны ашата, ә кайберләрен хәтта сыйлый алдылар.
«Экскурсия балаларда бик күп уңай эмоцияләр һәм соклану уятты, алар көн буена яхшы кәеф алдылар. Ә әниләргә алган белемнәрен өйдә ныгытырга дигән киңәш бирелде», – дип сөйли Әлфия Байкова.
Аның сүзләренә караганда, мондый чаралар ярдәмендә балаларда иртә яшьтә интеллектуаль үсеш һәм кызыксынучанлык формалаша, алар сөйләм күнекмәләрен ала, шулай ук табигатькә сак караш тәрбияләнә.