Югары Ослан интернат-йорты карамагындагылар учреждение территориясен бизәделәр

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар Сергей Костюков һәм Рафис Шәфигуллин үз инициативасы белән учреждение территориясен үзгәртергә – интернат-йорт бакчасында фигураларны яңартырга булдылар.

Интернат-йорт карамагындагылар саф һавада эш урыны булдырдылар һәм зур энтузиазм белән эшкә тотындылар. Күмәк эш нәтиҗәсе белән барлык яшәүчеләр дә канәгать калдылар. Гөмбәләр, гномнар, керпе һәм каз фигуралары буяганнан соң, яңа төс алып, элеккеге урынны алганнар.

«Без һәрвакыт бөтен социаль хезмәтләр алучылар өчен файдалы эшләрне хуплыйбыз, – ди хезмәт буенча инструктор Наталья Котова. – Бу начар гадәтләрне җиңергә, кәефне күтәрергә булыша. Мондый волонтерларга зур бәйрәмнәрдә рәхмәт белдерәбез һәм аларны бүләклибез, башкаларга үрнәк итеп куябыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International