«Опека» үзәге белгечләре гаилә кыйммәтләренең әһәмияте турында сөйләделәр

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы һәм социаль эш буенча белгеч күп балалы гаиләләр һәм традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру буенча чара үткәрделәр.

Социаль хезмәт алучылар гаилә кыйммәтләре турында психологик тестта актив катнаштылар. Шуннан соң ата-аналар кояш нурларында үз балаларына карата хисләрне укыдылар һәм аларны кояшка беркеттеләр.

Моннан тыш, чарада катнашучылар белән гаилә традицияләрен үстерү һәм саклау, ана һәм ата булуның абруен күтәрү турында әңгәмә үткәрелде.

Бу юнәлештә чаралар дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International