«Апрель» үзәге белгечләре Минзәләдә узган күчмә семинар-киңәшмәдә мастер-класс үткәргәннәр

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

«Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре «Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре. 2022 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре» дигән Минзәләдә узган күчмә семинар-киңәшмәдә катнаштылар.

Киңәшмә башланыр алдыннан «Инвалид яшүсмерләр һәм аларның гаиләләре белән профориентация эше. Социаль хезмәтләр күрсәтү өчен интеграцион остаханәләр» дигән мәйданчыкта хезмәт буенча инструктор Наталья Ивановна тернәкләндерү үзәкләре директорлары һәм вәкилләре өчен «Күннән брошка яса» дигән мастер-класс үткәрде.

Педагог белгечләрне күнне нәфис эшкәртү үзенчәлекләре белән таныштырды, кул астындагы материаллардан минималь чыгымнар белән матур бизәк ясау турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International