«Веста» үзәге балалы гаиләләр өчен бәйрәм оештырган

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Байкова һәм «Сөенеч» балалар театры җитәкчесе Вәсилә Исмәгыйлева 3 яшькә кадәрге балалары булган «Әни+сабый» клубына йөрүче гаиләләр өчен «Дуслык безгә уңыш бүләк итә» дип исемләнгән спектакльгә бару оештырганнар. Әлеге чара театрга карата кызыксыну һәм мәхәббәт формалаштыру, ата-аналарның педагогик грамоталылыгын арттыру максатыннан үткәрелде.

Спектакль башланыр алдыннан балалар әти-әниләре белән бергә «Гаилә» шәһәр паркы буйлап йөрделәр, балалар мәйданчыгында уйнадылар, карусельләрдә күңел ачтылар. Аннары ачык һавада театральләштерелгән тамаша булды. Спектакль вакытында балалар артистларны кызыксынып күзәттеләр, көчле алкышлар белән җан аттылар, сорауларга актив җавап бирделәр.

Тамашадан соң балалар зур курчаклар белән бергә уйнадылар, биеделәр, күңелле викториналарда катнаштылар. Ата-аналар актерларга кызыклы тамаша өчен рәхмәт белдерделәр, ә оештыручыларга балалар белән бергә ял итү һәм вакытны файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International