Зәй районында яшәүче гаилә өлкән кешене тәрбиягә алды

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Татарстанда 2017 елдан башлап озак вакытлы карау системасының «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» стационар алыштыручы технологиясе гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә республикада өлкән яшьтәге гражданнар өчен 35 гаилә булдырылган.

Шундый гаиләләрнең берсе Татарстан Республикасы Зәй районының Сармашбаш авылында яши. 1 төркем инвалид Гыйльфанов Салихҗан Баттал улы Гыйниятуллина Алсу Таһир кызы һәм аның якыннары йөзендә яңа гаилә тапты.

Гыйниятуллиннар гаиләсендә Салихҗан Баттал улы кайгырту тоеп яши. Алсу Таһир кызы һәм аның ире өлкән кешене карыйлар, сәламәтлеген кайгырталар. Алсу Таһир кызы әйтүенчә, Салихҗан бабай аңа әтисен, ә балалар өчен бабасын алыштырган. Өлкән яшьтәге кеше хуҗалыкка кулдан килгәнчә өлеш кертергә тырыша: казлар карый, бакчаны караштыргалый. Кичләрен гаилә кичке ашка җыела, Салихҗан бабай көн дәвамында укылган яңалыкларны сөйли.

«Без бик тату яшибез. Минем үз бүлмәм бар. Иртән торып гәҗитләр укыйм, аннан саф һавада йөрергә чыгам. Мине игътибарсыз калдырмыйлар: ашаталар да, кайгырталар да. Алар минем өчен туган кешеләр», – ди Салихҗан Баттал улы.

Социаль тормышка кушылу өлкән кешенең психоэмоциональ фонына уңай йогынты ясый. Өйдә яшәү шартлары тулысынча билгеләнгән таләпләргә туры килә. Өлкән кеше туганнары ягыннан лаеклы тәрбия ала.

«Өлкән кешене тәрбиягә алырга теләүче ир-атлар 60 яшьтән өлкәнрәк, хатын-кызлар 55 яшьтән өлкәнрәк булмаска һәм Татарстанда яшәргә тиеш. Гаилә оештыру өчен өлкән кеше белән туганлык мөнәсәбәтләре булмаска тиеш. Таләпләр торак мәйданына һәм гаиләнең җан башына уртача кеременә дә куела. Моннан тыш, кандидат хроник авыруларның, зарарлы бәйлелекләрнең һәм хөкем ителешнең булмавын расларга тиеш», – дип аңлаттылар Зәй районының социаль яклау бүлегендә.

Өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләгә түләүләр каралган.

Мәсәлән, өлкән яшьтәге граждан инвалид булмаса яки III төркем инвалид булса, гаилә 6000 сум алачак.

Әгәр өлкән яшьтәге граждан II төркем инвалид булса – 8000 сум.

Әгәр өлкән яшьтәге гражданин I төркем инвалид булса 10 000 сум түләнә.

Исегезгә төшерәбез, «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» пилот проекты Татарстанда озак вакытлы карау системасы кысаларында тулысынча яки өлешчә үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү максатларында гамәлгә кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International