Кичә Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Инна Кириченко «Җаваплы ата-ана мәктәбе» технологиясе кысаларында чираттагы дәрес үткәрде.
«Бала тормышын оештыруда гаилә традицияләре» дигән темага дәрестә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр катнашкан.
Чарада катнашучылар гаилә традицияләре турында видеоролик карадылар, дәресне оештыручының сорауларына җавап бирделәр, үзләренең гаилә традицияләре белән уртаклаштылар, шулай ук гаиләне ныгытуга юнәлтелгән күп кенә яңа заманча алымнарны белделәр.
Инна Кириченко сүзләренә караганда, чара ахырында ата-аналар балалар белән уңай мөнәсәбәтләр шәхес формалаштыруга төрле яктан йогынты ясый, дигән нәтиҗә ясадылар.