«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Мерзлова Наталья балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны кисәтү буенча инспектор Болтунова Надежда белән берлектә 1нче һәм 2нче социаль участокларда яшәүче 9 гаиләгә бару оештырылган.
Чараның максаты – балигъ булмаганнарның яшәү шартларын тикшерү, аларның ялын оештыру, шулай ук ата-аналарга җәйге чорда балигъ булмаганнарның үз-үзен тотышы кагыйдәләре турында консультация бирү.
Консультация барышында балаларның суда үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Ата-аналарга балалар белән сулыклар янында һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында даими аңлату эшләре алып барырга киңәш ителде.