Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә «Каникулларда куркынычсызлык» дигән акция уздырганнар.
Башта белгеч балигъ булмаган волонтерларга мөһим куркынычсызлык чаралары турында искә төшерде. Акция барышында волонтерлар балигъ булмаган балалар һәм яшүсмерләр арасында каникуллар вакытында юлларда, урманда, сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләре буенча мәгълүмати белешмәлекләр тараттылар. Моннан тыш, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм электр приборлары белән эш итү кагыйдәләре турында да искә төшерделәр.
Акция Кама Аланында балалар һәм яшүсмерләрнең игътибарын куркынычсыз ял итүне мөстәкыйль оештыру, куркынычсыз тәртип күнекмәләрен үстерү мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан үткәрелде.
Барлыгы 29 мәгълүмати белешмәлек таратылды.