«Кояшкай» үзәге карамагындагылар мари мәдәнияте белән таныштылар

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия халыкларының халык сәнгате һәм мәдәни мирас елы кысаларында укытучы-дефектолог Салиманова Г.П. һәм укытучы-логопед Ермушева А.А. «Мин Марий Эл Республикасы турында нәрсә беләм» дигән мәдәни-күңел ачу чарасы үткәрделәр. Чарада катнашучылар танылган Брюгге яры, Юринода Шереметевлар утары, Диңгез күзе күле, Яшел Чишмә чыганагы, Пугачев имәне турында белделәр. Шулай ук катнашучылар милли мари костюмы орнаментлары, бу халыкның милли ашлары, мари халык әкиятләре һәм уеннары белән таныштылар.

Чыгыш ясаучылар «Нигә элек куянның җылы ак туны булмаган?» дигән тамаша уздырганнар. Белгечләр кышкы салкын урманның чын атмосферасын булдырырга тырыштылар. Куян сынаулар аша узды һәм әби-бабайны эзләп тапты. Тамаша ахырында куян әбисе теккән ак киемдә һәм киез итекләрдә туган урманына әйләнеп кайтты.

Аннан соң балалар физкультура буенча инструктор Кирамова Л.Ю. җитәкчелегендә мари халкының «Туп тәгәрәтү» («Мечеденемодмаш») һәм «Йомгак» («Мундырашчумырген») халык уеннарында бик теләп катнаштылар. Балалар дустанә республика турында күп яңа мәгълүмат белделәр һәм бик күп уңай тәэсирләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International