Координация советы 8 бурычлы предприятиеләрдәге вәзгыять турында фикер алышты

2022 елның 22 июле, җомга

2022 елның 21 июлендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы Халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча координация советының видеоконференция режимында утырышы уздырылды.

Координация советы эшендә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе, ТР Прокуратурасы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге, ТР буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органы, министрлыклар вәкилләре, шулай ук республика профсоюзлары һәм эш бирүчеләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Координация советы утырышында Казан шәһәре территориясендәге 8 бурычлы предприятиедә хезмәт хакын түләү, иминият взносларын һәм салым түләү буенча бурычларны каплау мәсьәләсе каралды.

Утырышта бурычларны түләү буенча алга таба чаралар күрү өчен предприятиеләр җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләр рәисләре катнашты.

Барлык предприятиеләр дә Координация советы һәм территориаль ведомствоара комиссияләр контролендә калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International