2021 елның 1 июненнән Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге бүлек эшли башлады. Бүлекне ачу «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла торган озак вакытлы карау системасының бер өлеше булды. Озак вакытлы карау системасы – үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтен өлешчә яки тулысынча югалткан өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга ярдәм итү комплекслы программасы булып тора.
Асанов Анатолий Николаевич – көндезге социаль хезмәт алучыларның берсе. Социаль хезмәт күрсәтүгә билгеләнгән вакытта аның авыр дәрәҗә когнитив бозылышы булган. Анатолий Николаевич өчен индивидуаль тернәкләндерү һәм җайлашу программасы эшләнде.
Анатолий Николаевич шөгыльләнә торган төркем дәресләрендә бүлек белгечләре менталь тайпылышлары булган затлар белән эшләүнең төрле методикаларын кулланалар, психологик дәресләр программаларын, арт-терапия ысулларын кертәләр. Моннан тыш, социаль хезмәтләр алучылар белән социумда уңышлы җайлашу өчен кирәкле социаль-көнкүреш һәм социаль-тирәлек күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән коррекция дәресләре, чаралар үткәрелә.
Социаль-тернәкләндерү чаралары комплексы Анатолий Николаевичның сәламәтлеген яхшыртырга ярдәм итте. Опекун билгеләп үткәнчә, аңа үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләре кайта башлаган. Әйтик, хәзерге вакытта Асанов Анатолий мөстәкыйль рәвештә урынын җыештырып куя һәм «Шатлык» үзәгенә мөстәкыйль бара ала. Анатолий Николаевичның уңай психоэмоциональ халәте аңа дуслар табарга ярдәм итә.
Бүлеккә йөрү вакытында социаль хезмәтләр алучының коммуникатив күнекмәләре шактый үскән. Анатолий Николаевич көндезге бүлекнең башка катнашучыларына карата эмпатия күрсәтә һәм биремнәрне индивидуаль рәвештә дә, төркемдә дә үти ала.
Көндезге бүлек белгечләре һәр менталь бозылышы булган социаль хезмәт алучының индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып дәресләр үткәрә, шуңа күрә катнашучылар психологик уңайсызлыклар кичерми, киресенчә, башка кешеләр белән аралашырга омтыла.
«Шатлык» үзәгенең көндезге бүлек коллективына рәхмәт белдерәм. Кыска гына вакыт эчендә сез лаеклы нәтиҗәләргә ирештегез», – дип сөйләде Анатолий Николаевичның опекуны.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен көндезге бүлекләр (төркемнәр) 2020 елдан башлап ачыла башлады. Бүгенге көндә республикада 14 бүлек, 36 көндезге тору төркеме исәпләнә, аларда 869 татарстанлы социаль хезмәтләр ала.