«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» өйдә дәресләр үткәрә

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәт алучыларның туганнарын карау кагыйдәләренә өйрәтү дәвам итә. «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкәннәр һәм инвалидларны карау күнекмәләренә бушлай белем алырга мөмкин.

Бу максат белән «Ышаныч» социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» эшли, анда аз хәрәкәтләнүче гражданнарның туганнары карау буенча өстәмә белем һәм күнекмәләр ала. Дәресләр төркемнәрдә һәм индивидуаль формада өйдә үткәрелә.

Мәсәлән, шушы көннәрдә «Ышаныч» үзәгенең социаль эш буенча белгече Габдрахманова Резедә социаль хезмәт алучысы Гүзәлия Муллановна белән индивидуаль дәрес үткәрде. Социаль хезмәт күрсәтү буенча белгеч өзлегүләр барлыкка килүгә юл куймый торган табан һәм терсәкләр өчен махсус йомшак ямаулыклар, шулай ук үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен югалткан гражданнарны карауның өстәмә чаралары турында сөйләде.

Дәресләрдә шулай ук социаль хезмәтләр алучыларның туганнарына аз хәрәкәтләнүче һәм хәрәкәт итә алмый торган кешеләр белән аралашу принциплары турында сөйлиләр. Уңай психологик атмосфера реабилитация процессына нәтиҗәле йогынты ясый.

Гүзәлия Муллановна дәресләрнең әһәмиятен бәяләде һәм өеннән чыкмыйча уку мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International