13 июль көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина «Минем дустым – компьютер» курсыннан «Кеше һәм мәгълүмат» дигән темага дәрес үткәрде. Чара Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында оештырылды.
Дәрестә җиде балигъ булмаган бала катнашты. «Веста» белгече аларны «мәгълүмат» төшенчәсе һәм аның төрләре белән таныштырды. Шулай итеп, балалар борынгы заманнарда бер-берсенә хәбәрләр тапшыру өчен тавышлар, сүзләр, төтен, рәсем хаты, хәтта кар һәм карда эзләр файдаланылганын белделәр. Аннары билгеләр, иероглифлар барлыкка килде, алар ярдәмендә папируста мәгълүматны сурәтләргә мөмкин иде. Технология бер урында гына тормый: алфавит, кәгазь, китаплар, архив, электрон мәгълүмат саклаучылары, компьютер барлыкка килде, алар кеше тормышын җиңеләйтте. Шул ук вакытта кеше мәгълүмат чыганагы да һәм аны алучы да.
Кызыклы презентацияне караганнан соң катнашучылар компьютерда мәгълүмат алу һәм тапшыру, саклау һәм эшкәртү белән бәйле күнекмәләрне ныгыттылар.