3нче социаль участокта балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Алевтина Коровина «Хокукый белемнәр нигезләре» курсыннан «Төркемле хокук бозулар өчен җаваплылык» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты: төркемнең тискәре йогынтысына каршы тора белү, төркемдәге хокук бозулар өчен җаваплылык турында хокукый белемнәр тәрбияләү.
Дәрес башында яшүсмерләр белән аларның ата-аналары белән нинди конфликтлар барлыкка килүе, балигъ булмаган балаларның нинди хокуклары барлыгы турында фикер алыштылар. Белгеч катнашучыларны РФ Гаилә кодексының 57 статьясы белән таныштырды, анда баланың гаилә мәсьәләләрен хәл иткәндә үз фикерен белдерергә хокукы булуы язылган. Яшүсмерләр шулай ук 14 яшьтән хокукка каршы билгеле бер гамәлләр өчен җинаять җаваплылыгы җиткәнлеген белделәр.
Аннан соң балалар «Мәҗбүр итү ситуациясе» рольле уенында катнаштылар: төркем яки бер кеше яшьтәшен хокукка каршы гамәл кылырга мәҗбүр иткән сценкалар уйнаттылар. Яшүсмерләр барысы бергә проблемалы хәлдән чыгуның төрле юлларын тикшерделәр.
Дәрес ахырында балалар «Мин һәм закон» дигән социаль ролик карадылар һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар. Чарада җиде яшүсмер катнашты.