Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә гаилә бәйрәмен билгеләп үттеләр

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә тематик чаралар узды.

Шулай итеп, «Әни+сабый» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Байкова «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Бергә бәхетле» дигән чара уздырганнар. Балалар гаиләнең нәрсә икәнлеген белделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, биеделәр һәм табышмакларга җавап бирделәр, ата-аналар белән бергә күңелле конкурсларда катнаштылар. Шулай ук аларга бәйрәм тарихы турында сөйләделәр.

Менделеевск районы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр 8 июльдә үз гаиләләренең стикерларын булдыру буенча мастер-класста катнаштылар. Җиңү волонтерлары балаларны Tелеграмда стикерлар ясарга һәм йөкләргә өйрәттеләр.

Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм уңаеннан квест оештырылды. Уен чарасының төп максаты – гаилә кыйммәтләрен пропагандалау.

Әдәби-уен сәгатендә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр катнашты. Балалар бәйрәмнең тарихы турында белделәр, аның символы – ромашка белән таныштылар, төрле биремнәрне үтәделәр, интеллектуаль һ.б. конкурсларда катнаштылар. Чара «Аленушка һәм Иванушка» рус халык әкиятен карау белән тәмамланды. Балалар гаилә – һәр кеше өчен иң мөһиме, дигән нәтиҗә ясадылар.

Биектау районында бәйрәм уңаеннан «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Инзилә Гайфетдинова 1нче социаль участокта 12 балигъ булмаган бала өчен викторина оештырды. Чараның максаты – традицион гаилә кыйммәтләрен саклау, якыннарга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Светлана Шакирова кафеда гаилә утырышларын оештырды. Бәйрәмгә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаилә чакырылган иде. Ата-аналар балалар белән бергә конкурсларда актив катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр һәм традиция буенча кәгазь ромашка ясадылар. Чара чәй өстәле алдында тәмамланды.

8 июль көнне Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Ромашка кәефе» дип исемләнгән бәйрәм чарасында актив катнаштылар. Ул «Яшьлек» скверында узды. Бу көнне асфальтта рәсем конкурсы һәм бию флешмобы оештырылды. Бәйрәм мөмкинлекләре чикләнгән инвалидлар арасында гаилә кыйммәтләре турында күзаллауларны формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Чарага 20дән артык инвалид һәм 2 волонтер җәлеп ителде.

Кукмара районында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр өчен танып-белү чарасы уздырганнар. Гаилә конкурслары һәм эстафеталар, «Ромашка» браслетын булдыру буенча мастер-класс үткәрделәр. Бәйрәм гаиләләрне берләштерде, аларга яхшы кәеф һәм гаилә кыйммәтләренә ышаныч бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International