Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына багышланган чаралар кысаларында Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Виртуаль дөнья» дигән темага мәгълүмати сәгать узды. Дәрес балаларда Интернетта куркынычсыз тотыш турында төшенчәләрне формалаштыру максаты белән оештырылды.
Башта социаль педагог Илсинә Нуриева балаларга «реаль дөнья» һәм «виртуаль дөнья» төшенчәләренә карата үз фикерләре белән уртаклашырга тәкъдим итте. Төркемнәрдә эшләү балаларның бу төшенчәләрдә яхшы ориентлашуын күрсәтте.
«Лимонлы чәй» уены бик кызыклы булды. Экранда тәкъдим ителгән чәй эчүгә караганда, чынлыкта чәй кайнату күңеллерәк иде. Бу мисал балаларга кайбер реаль хисләрне виртуаль белән алыштырып булмавын күрсәтте.
Аннары балалар компьютер, аның билгеләнеше турында үз белемнәре белән уртаклаштылар, Интернет турында сөйләштеләр, аның уңай һәм тискәре якларын билгеләделәр.
Соңыннан балалар Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре турында тагын бер кат сөйләштеләр.