Яр Чаллыда «Караучы» хезмәте күрсәтүнең сыйфатын тикшерделәр

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Резедә Габдрахманова һәм «Содействие» коммерциячел булмаган автоном оешмасы вәкиле Лилия Пичугина «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Караучы» («Сиделка») социаль хезмәтен алучыларга чираттагы рейд уздырдылар.

Әлеге хезмәт чит кеше каравына мохтаҗлыкның өченче дәрәҗәсе билгеләнгән, туганнары булмаган яки эштә булу аркасында якыннарын карый алмаган туганнары булган гражданнарга күрсәтелә.

Чараның максатлары социаль хезмәт күрсәтүдә эшчәнлекне камилләштерү, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү, аларның хезмәт күрсәтүнең индивидуаль программасына һәм шартнамә шартларына туры килү-килмәвен тикшерү, шулай ук гражданнарның хезмәт күрсәтү сыйфаты белән канәгать булу-булмавын бәяләү иде.

Социаль хезмәт алучылар караучыларның эшеннән канәгать булуын билгеләп үттеләр һәм ярдәмчеләренә рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International