Алексеевск районы приютында тәрбияләнүчеләр виртуаль экскурсиядә булдылар

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы чаралары кысаларында 1 июльдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр КФУның IT-лицеенда виртуаль сәяхәттә булды. Чараны тәрбияче Марина Анисимова үткәрде. Танып-белү экскурсиясенең максаты – балалар белән фән һәм мәдәният өлкәсендә өстәмә белем алу.

Балалар гомуми белем бирү интернат-мәктәбе үзенең талантлы укучылары белән танылган булуын белделәр. Шулай ук балалар виртуаль рәвештә Казан (Идел буе) федераль университетында булдылар. Корпуслар буйлап йөрүдән тыш, балаларга КФУ турында презентация тәкъдим ителде.

Балалар үзләре өчен иң кызыклы юнәлешләрнең берсе итеп «Робототехника» профилен, мобиль кушымталарны программалаштыру һәм эшләү һ. б. атадылар. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр IT-лицейга керү кагыйдәләре белән кызыксындылар.

Балаларга экскурсия бик ошады. Алар үзләренең киләчәк һөнәри юллары турында уйлана башладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International