Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Президентының «2022 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турында»гы 2022 елның 9 апрелендәге ПУ-256 номерлы Указы нигезендә 9 июль – Корбан бәйрәме – эшләми торган бәйрәм көн санала.
Шул ук вакытта «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Законының 1 маддәсенең 5 өлеше нигезендә ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта өстәмә ял көне бирелми.
РФ Хезмәт кодексының 95 маддәсенең 1 өлеше нигезендә эшләми торган бәйрәм көне алдындагы эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә киметелә.
Шулай итеп, 2022 елда 8 июльдә эш көне озынлыгы 1 сәгатькә кыскара.