«Исток-Башлангыч» үзәгендә озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру турында

2022 елның 1 июле, җомга

Лениногорск муниципаль районында 2021 елдан өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы гамәлгә ашырыла. «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучыларны көн саен караудан тыш, түбәндәге технологияләр гамәлгә ашырыла:

«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» – инвалидларны, өлкән яшьтәге гражданнарны карауны гамәлгә ашыручы туганнарны һәм башка затларны гомуми тәрбия принципларына, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү методларына һәм башкаларга өйрәтү;

«Мобиль бригада» – өлкән яше, сәламәтлек торышы, конкрет тормыш хәле аркасында социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ булган гражданнарга тиз арада ярдәм күрсәтү, гражданнарның ашыгыч социаль ярдәмгә мохтаҗлыгына бәйле сәбәпләрне бетерү буенча чаралар күрү;

«Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» – стационар формада социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ өлкән яшьтәге кешене гаиләгә урнаштыру.

«Исток-Башлангыч» үзәге өчен төп приоритет – ул кеше, аның проблемалары һәм ихтыяҗлары. Социаль тармак белгечләре һәркем алга таба да үзе өчен гадәти мохиттә яши алсын, социаль хезмәткәрнең кайгыртучанлыгын тойсын өчен тырышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International